-
Саннар 10:11–13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 Икенче елда, икенче айның 20 нче көнендә+ болыт шаһитлек чатыры өстеннән күтәрелде.+ 12 Шунда исраиллеләр, үзләре өчен урнаштырылган тәртип буенча,+ Синай чүленнән киттеләр һәм болыт Пара́н чүлендә+ тукталганчы бардылар. 13 Шулай итеп алар Йәһвә Муса аша биргән тәртип буенча беренче мәртәбә юлга чыкты.+
-