-
Саннар 22:5, 6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
5 Ул үзенең туган җирендә, бөек елга* янында урнашкан Петорда яшәгән Бигу́р улы Бильямга+ хәбәрчеләр җибәрде. Ул аны болай дип чакырды: «Менә, Мисырдан бер халык килде. Алар җир йөзен каплап алды+ һәм нәкъ минем алдымда яши. 6 Хәзер исә, зинһар, килче һәм бу халыкны миңа каһәрләп бир,+ чөнки алар миннән көчлерәк. Бәлки, мин аларны җиңеп, бу җирдән куып чыгара алырмын. Мин яхшы беләм бит, син кемне фатихалыйсың, ул фатихалана һәм кемне каһәрлисең, ул каһәрләнә».
-