-
Яратылыш 48:19, 20Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
19 Ләкин әтисе, аның белән ризалашмыйча, болай диде: «Беләм, улым, беләм. Аңардан да халык чыгачак, ул да бөек булачак. Шулай да энесе бөегрәк булачак,+ һәм энесенең токымы* күп халыклар кебек күпсанлы булачак».+ 20 Ул аларны шул көнне болай дип фатихалады:+
«Сине искә алып, Исраил уллары бер-берсен мондый сүзләр белән фатихаласын:
„Ходай сине Ифраим белән Манашшены фатихалаган кебек фатихаласын“».
Шулай итеп ул Ифраимны Манашшедан өстен куйды.
-