-
Саннар 21:23, 24Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
23 Ләкин Сихо́н Исраилгә үз җире аша үтәргә рөхсәт итмәде. Сихон, бөтен халкын җыеп, чүлдә Исраил каршысына чыкты һәм Яһаска килеп, Исраил белән сугыша башлады.+ 24 Әмма Исраил аны кылычтан кичерде+ һәм Арноннан+ алып амунлылар кырыендагы Йаббокка+ кадәр аның җирен басып алды,+ ләкин Язердән+ үтмәде, чөнки Язе́р амунлылар җире белән янәшә иде.+
-
-
Йошуа 12:1, 2Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
12 Исраиллеләр Үрдүннең көнчыгыш ягында, Арно́н үзәненнән*+ алып Хәрму́н тавына+ кадәрге җирләрне һәм көнчыгыштагы бөтен Арабаны+ биләп алды. Бу җирләрнең патшалары шул: 2 Хишбунда яшәгән аморлылар патшасы Сихо́н.+ Ул Арнон үзәненең*+ кырыенда урнашкан Аругырдан,+ үзәннең уртасыннан башлап амунлыларның чиге булып торган Йаббо́к үзәненә* кадәрге җирләр һәм Гиладның яртысы белән идарә итте.
-