Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Левилеләр 23:40
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 40 Беренче көнне иң яхшы агачларның җимешләрен, пальма ботакларын,+ яфраклы агачларның һәм үзән* тупылларының ботакларын алыгыз һәм Аллаһыгыз Йәһвә алдында җиде көн+ шатланыгыз.+

  • Канун 12:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Аллаһыгыз Йәһвә алдында шатланыгыз,+ сезнең белән бергә улларыгыз, кызларыгыз, ир һәм хатын колларыгыз, сезнең белән өлеш я мирас бирелмәгәнгә шәһәрләрегездә яшәгән ле́виле+ шатлансын.

  • Канун 12:18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 18 Боларны син — үзең, улың, кызың, ир һәм хатын хезмәтчең һәм шәһәрләреңдә яшәгән ле́виле — Аллаһың Йәһвә алдында Аллаһың Йәһвә сайлаган урында ашарга тиеш.+ Аллаһың Йәһвә алдында үзеңнең бар эшләреңә сөен.

  • Канун 14:23
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 23 Ашлыгыңның, яңа шәрабыңның, маеңның уннан бер өлешен һәм эре һәм вак терлекнең беренче балаларын Аллаһың Йәһвә алдында ул үзенең исеме өчен сайлаган урында аша.+ Шулай итеп син Аллаһың Йәһвәне һәрвакыт тирән хөрмәт итәргә өйрәнерсең.+

  • Канун 14:26
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 26 Шунда син акчаңны теләгән* һәр нәрсәгә, җаның сораган нәрсәгә: эре терлек, сарыклар, кәҗәләр, шәраб һәм башка исерткеч эчемлекләргә тота аласың. Һәм син — үзең һәм өйдәгеләрең — анда Аллаһың Йәһвә алдында аша һәм сөен.+

  • Зәбур 32:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Әй тәкъва кешеләр, Йәһвәнең кылган эшләренә сөенегез һәм шат булыгыз.

      Йөрәкләре намуслы кешеләрнең барысы, шатланып аваз салыгыз.

  • Зәбур 100:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Йәһвәгә шатлык белән хезмәт ит.+

      Сөенеп аваз салып, аның хозурына кил.

  • Филипиялеләргә 4:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Раббы* белән бердәм булуыгызга һәрвакыт куаныгыз. Кабатлап әйтәм: куаныгыз!+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу