-
Чыгыш 12:14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Бу көн сезнең өчен истәлекле көн булыр, һәм сез аны буыннан-буынга Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм итеп үткәрергә тиеш. Аны бәйрәм итегез. Бу — гасырларча гамәлдә булачак күрсәтмә.
-
-
Чыгыш 13:8, 9Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Һәм шул көнне сез улларыгызга: „Моны мин Мисыр җиреннән чыкканда Йәһвәнең миңа карата кылган эшләрен хәтеремдә саклар өчен эшлим“,— дип әйтегез.+ 9 Һәм Йәһвәнең кануны телегездән төшмәсен өчен, бу бәйрәм йоласы сезнең өчен кулыгыздагы һәм маңгаегыздагы* билге* кебек булырга тиеш,+ чөнки Йәһвә сезне Мисыр җиреннән үзенең кодрәтле кулы белән алып чыкты.
-