Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 4:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Сез аларны җентекләп үтәргә тиеш,+ чөнки шулай эшләп, сез барлык бу күрсәтмәләр турында ишетәчәк халыклар алдында үзегездә зирәклек+ һәм аңлау сәләте+ барлыгын күрсәтерсез, һәм алар: „Бу бөек милләт, һичшиксез, зирәк һәм аңлау сәләтенә ия халык“,— дияр.+

  • Канун 8:18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 18 онытма, Аллаһың Йәһвә, ата-бабаларыңа ант иткән килешүен үтәр өчен (ә бүген ул аны үти),+ сиңа байлык табарга куәт бирә.+

  • Йошуа 1:7, 8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Тик кыю һәм бик нык бул һәм минем хезмәтчем Муса тотарга боерган бөтен Канунны җентекләп үтә. Кая гына барсаң да зирәклек белән эш итәр өчен,+ шушы Кануннан уңга да, сулга да тайпылма.+ 8 Бу Канун китабында язылганнарның барысын җентекләп үтәр өчен,+ андагы сүзләр синең телеңнән төшмәсен,+ син аны көне-төне укып уйлан.* Шулчак синең юлың уңышлы булыр, һәм син зирәклек белән эш итәрсең.+

  • 1 Патшалар 2:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Аллаһың Йәһвәнең сүзен тыңла: аның юлларыннан йөр; аның Муса канунында язылган күрсәтмәләрен, әмерләрен, хөкем карарларын һәм искә төшерүләрен үтә.+ Шулчак син кая гына барсаң да һәм ни генә эшләсәң дә, уңышлы булырсың.*

  • Зәбур 103:17, 18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Әмма Йәһвә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә+

      Тугры мәхәббәтен мәңге* таныта,

      Тәкъвалыгын аларның балаларының балаларына,+

      18 Үзенең килешүен тотучыларга+

      Һәм боерыкларын төгәл үтәүчеләргә күрсәтә.

  • Лүк 11:28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Ул исә: «Юк, Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!»+ — дип җавап бирде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу