1 Ишмуил 11:15 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 15 Бөтен халык Гилгәлгә китте һәм анда Йәһвә алдында Шаулны патша дип игълан итте. Аннары алар Йәһвә алдында татулык корбаннары китерде.+ Шаул һәм бөтен исраиллеләр тантаналы зур бәйрәм үткәрде.+ 1 Ишмуил 13:13 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 13 Шулчак Ишмуил Шаулга болай диде: «Син акылсыз эш иттең. Аллаһың Йәһвәнең әмеренә буйсынмадың.+ Буйсынган булсаң, Йәһвә синең патшалыгыңны Исраил өстеннән мәңгегә урнаштырыр иде. 1 Ишмуил 15:26 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 26 Ләкин Ишмуил Шаулга: «Мин синең белән кайтмыйм, чөнки син Йәһвә сүзен кире кактың, һәм Йәһвә сине кире кагып, тәхетеңнән төшерде»+,— дип җавап бирде. 1 Ишмуил 28:7 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 7 Ахыр чиктә, Шаул үз хезмәтчеләренә: «Рухлар чакыручы+ берәр хатынны табыгыз миңа, һәм мин барып, аңардан сораштырырмын»,— диде. Хезмәтчеләре аңа: «Эндорда+ рухлар чакыручы бер хатын бар»,— дип җавап бирделәр. 1 Ишмуил 31:4 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 4 Шаул корал йөртүчесенә: «Кылычыңны ал да мине үтер, югыйсә теге сөннәтләнмәгәннәр+ килеп, мине ерткычларча* үтерерләр»,— диде. Ләкин корал йөртүчесе, нык курыкканга, аны үтерергә теләмәде. Шулчак Шаул кылычын алды да кылыч өстенә егылып үлде.+ 2 Ишмуил 1:23 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 23 Шаул белән Йонафан...+ Гомерләре буе күңелгә якын һәм кадерле* иделәр. Хәтта үлем дә аларны аермады.+ Бөркеттән дә тизрәк,+Арысланнан да көчлерәк иде алар.+
15 Бөтен халык Гилгәлгә китте һәм анда Йәһвә алдында Шаулны патша дип игълан итте. Аннары алар Йәһвә алдында татулык корбаннары китерде.+ Шаул һәм бөтен исраиллеләр тантаналы зур бәйрәм үткәрде.+
13 Шулчак Ишмуил Шаулга болай диде: «Син акылсыз эш иттең. Аллаһың Йәһвәнең әмеренә буйсынмадың.+ Буйсынган булсаң, Йәһвә синең патшалыгыңны Исраил өстеннән мәңгегә урнаштырыр иде.
26 Ләкин Ишмуил Шаулга: «Мин синең белән кайтмыйм, чөнки син Йәһвә сүзен кире кактың, һәм Йәһвә сине кире кагып, тәхетеңнән төшерде»+,— дип җавап бирде.
7 Ахыр чиктә, Шаул үз хезмәтчеләренә: «Рухлар чакыручы+ берәр хатынны табыгыз миңа, һәм мин барып, аңардан сораштырырмын»,— диде. Хезмәтчеләре аңа: «Эндорда+ рухлар чакыручы бер хатын бар»,— дип җавап бирделәр.
4 Шаул корал йөртүчесенә: «Кылычыңны ал да мине үтер, югыйсә теге сөннәтләнмәгәннәр+ килеп, мине ерткычларча* үтерерләр»,— диде. Ләкин корал йөртүчесе, нык курыкканга, аны үтерергә теләмәде. Шулчак Шаул кылычын алды да кылыч өстенә егылып үлде.+
23 Шаул белән Йонафан...+ Гомерләре буе күңелгә якын һәм кадерле* иделәр. Хәтта үлем дә аларны аермады.+ Бөркеттән дә тизрәк,+Арысланнан да көчлерәк иде алар.+