-
1 Елъязма 13:1–5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Давыт меңбашлары, йөзбашлары һәм бөтен җитәкчеләр белән киңәшләште.+ 2 Аннары ул бөтен Исраи́л җыелышына болай диде: «Әгәр дә сез яхшы дип тапсагыз һәм Аллаһыбыз Йәһвә хуп күрсә, әйдәгез, Исраилнең бөтен өлкәләрендә калган кан кардәшләребезгә, шулай ук руханиларга һәм үз шәһәрләрендә яшәгән* ле́вилеләргә+ хәбәр җибәрик. Алар килеп, безгә кушылсыннар. 3 Бергәләшеп Аллаһының килешүе сандыгын+ кайтарыйк». Чөнки Шау́л көннәрендә килешү сандыгы турында кайгыртмадылар.+ 4 Һәм бөтен Исраил җыелышы шулай эшләргә ризалашты, чөнки бу бөтен халык күзендә дөрес булып күренде. 5 Шунда Давыт, Аллаһының килешүе сандыгын Кырья́т-йәримнән+ китерер өчен, Мисырдагы елгадан* алып Лебо́-хаматка*+ кадәрге җирләрдә яшәгән бөтен Исраилне җыйды.
-