Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 24:6, 7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Ул үзенең кешеләренә: «Ничек инде мин хуҗама — Йәһвәнең майланганына каршы кул күтәрим? Бу бит Йәһвә алдында акылга сыймаслык эш! Ул бит Йәһвәнең майланганы»+,— диде. 7 Шундый сүзләр белән Давыт үзенең кешеләрен тыеп калды* һәм Шаулга һөҗүм итәргә рөхсәт итмәде. Шаул исә мәгарәдән чыгып, үз юлы белән китеп барды.

  • 1 Ишмуил 26:9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Ләкин Давыт Абишайга: «Тимә аңа. Кем Йәһвәнең майланганына+ кул күтәреп, гаепсез калыр?»+ — дип әйтте.

  • 1 Ишмуил 26:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Ничек инде мин Йәһвәнең майланганына кул күтәрим? Бу бит Йәһвә алдында акылга сыймаслык эш!+ Аның баш очындагы сөңгесе белән су чүлмәген ал да, китик моннан».

  • Зәбур 3:1, 2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 И Йәһвә, ни өчен дошманнарым шулкадәр күбәйде?+

      Нигә шулкадәр күп кеше миңа каршы күтәрелә?+

      2 Күпләр минем турында:

      «Аллаһы аны коткармас»,— диләр.+ (Села)*

  • Зәбур 7:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 И Раббым Йәһвә, синдә мин сыеныч таптым.+

      Эзәрлекләгән кешеләрнең барыннан да коткар мине.+

  • Зәбур 71:10, 11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Дошманнарым миңа каршы сөйли,

      Җанымны алырга теләүчеләр оешып сүз куеша.+

      11 Алар болай ди: «Аллаһы аны калдырды.

      Аны эзәрләп, тотып алыйк, чөнки аның коткарырлык беркеме дә юк».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу