-
2 Елъязма 25:25–28Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
25 Исраил патшасы Йәһуәһәзнең улы Йәһуәш+ үлгәннән соң, Яһүд патшасы Йәһуәш улы Амазия+ 15 ел яшәде.+ 26 Амазия белән булган бүтән хәлләр турында баштанаяк Яһүд һәм Исраил патшалары китабында бәян ителгән. 27 Амазия Йәһвәне калдырганнан соң, Иерусалимда аңа каршы яшерен килешү төзи башладылар,+ һәм ул Лакишка качып китте. Әмма аның артыннан Лакишка кешеләр җибәреп, аны шунда үтерделәр. 28 Аны атларда алып кайтып, Яһүд шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр.
-