-
2 Патшалар 17:3–6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
3 Бервакыт Һошайга каршы Ассирия патшасы Салманаса́р яу белән чыкты,+ һәм тегесе аның хезмәтчесе булып китеп, аңа салым түли башлады.+ 4 Әмма соңрак Ассирия патшасы Һошайның үзенә каршы яшерен килешү төзегәнен аңлады, чөнки тегесе Мисыр патшасы Сохка хәбәрчеләр җибәргән иде+ һәм аңа узган еллардагы кебек салым түләми башлады. Шуңа күрә Ассирия патшасы аны, богаулап, зинданда тотты.
5 Ассирия патшасы бөтен илгә каршы яу белән чыкты һәм Сама́риягә килеп, аны өч ел буе камалышта тотты. 6 Һошайның идарә итүенең 9 нчы елында Ассирия патшасы Сама́рияне яулап алды.+ Ул Исраил халкын Ассириягә әсирлеккә алып китте,+ һәм исраиллеләр Гоза́н елгасы+ янындагы Һалахта һәм Һабурда, шулай ук ми́диялеләрнең шәһәрләрендә яши башлады.+
-