-
2 Патшалар 12:18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
18 Шунда Яһүд патшасы Йәһуәш ата-бабалары — Яһүд патшалары Йәһшәфә́т, Яһура́м һәм Әһәзия́ изгеләндергән бөтен изге бүләкләрне, шулай ук үзенең изге бүләкләрен һәм Йәһвә йорты белән патша сараеның хәзинәләрендә табылган бөтен алтынны алып, Су́рия патшасы Хәзаилгә җибәрде.+ Һәм тегесе чигенеп, Иерусалимны калдырды.
-
-
2 Елъязма 16:2, 3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 Шулвакыт А́са Йәһвә йорты хәзинәләреннән һәм патша сарае хәзинәләреннән көмеш белән алтынны алды да,+ аларны Дәмәшекътә яшәгән Су́рия патшасы Бинһәдадкә җибәреп,+ болай диде: 3 «Минем белән синең арада һәм әтием белән синең әтиең арасында килешү төзелгән. Мин сиңа алтын һәм көмеш җибәрәм. Килеп, Исраил патшасы Баша белән төзегән килешүеңне өз, шунда ул миннән чигенер иде».
-