Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 31:1–5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 Бервакыт филистилеләр Исраилгә каршы сугыш ачты.+ Исраиллеләр филистилеләрдән качты, ә күпләре Гилбуа́ тавында ятып калды.+ 2 Филистилеләр Шау́л белән аның улларын эзгә-эз эзәрлекләп барды. Ахыр чиктә, алар Шаулның уллары Йонафа́н,+ Абинада́б һәм Малкишуаны+ үтерделәр. 3 Шаулга каршы сугыш көчәйде. Укчыларның угы тиеп, аны бик каты җәрәхәтләгәч,+ 4 Шаул корал йөртүчесенә: «Кылычыңны ал да мине үтер, югыйсә теге сөннәтләнмәгәннәр+ килеп, мине ерткычларча* үтерерләр»,— диде. Ләкин корал йөртүчесе, нык курыкканга, аны үтерергә теләмәде. Шулчак Шаул кылычын алды да кылыч өстенә егылып үлде.+ 5 Шаулның вафат булуын күргәч,+ корал йөртүчесе дә үз кылычына егылып үлде.

  • 2 Ишмуил 1:21
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 21 Әй Гилбуа таулары,+

      Өстегезгә чык та төшмәсен, яңгыр да яумасын.

      Кырларыгыз изге уңыш китермәсен,+

      Чөнки анда куәтлеләр калканы нәҗесләнде,

      Шаулның май сөртелгән калканы бүтән юк инде.

  • 2 Ишмуил 1:25
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 25 И Исраил, гайрәтлеләр сугышта ятып калды ич!

      Йонафан синең биеклекләреңдә вафат булды!+

Татар телендә басмалар (1993—2026)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу