Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йошуа 15:8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Чик Һинно́м улы үзәненә,+ йәвүслеләрнең+ көньяк тау битенә, ягъни Иерусалимга+ күтәрелде, аннары ул рефалылар үзәненең төньяк кырыенда торган, Һинном үзәненең көнбатыш ягына караган тау башына күтәрелде.

  • Йошуа 15:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Көнбатыш чиге Бөек диңгез*+ һәм аның яр буе булды. Бу гаиләләре буенча Яһүд токымнарының чиге булды.

  • 2 Ишмуил 23:13–17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Урак өсте вакытларында 30 башлыкның өчесе Давыт янына Адулла́м мәгәрәсенә килде.+ Филистилеләр гаскәре исә рефалылар үзәнендә лагерь корып урнашкан иде.+ 14 Давыт ул вакытта яшерен урында,+ ә филистилеләрнең каравыл отряды Бәйтлеһемдә иде. 15 Шулчак Давыт, бик нык сусап: «Их, Бәйтлеһе́м капкасы янындагы сулыктан бер генә йотым су эчәсе иде!» — диде. 16 Шунда шушы өч гайрәтле сугышчы филистилеләр лагерена бәреп керделәр дә Бәйтлеһем капкасы янындагы сулыктан Давытка су алып килделәр. Әмма Давыт, судан баш тартып, аны Йәһвә алдында җиргә түкте.+ 17 Ул: «И Йәһвә, ничек инде мин бу суны эчим?! Минем өчен үз җаннарын куркыныч астына куйган кешеләрнең канын эчиммени?»+ — диеп, бу суны эчүдән баш тартты. Аның өч гайрәтле сугышчысы менә шундый эшләр кылды.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу