Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Ишмуил 6:3–8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Аллаһының килешүе сандыгын, калкулыкта урнашкан Абинада́б йортыннан алып китәр өчен,+ яңа арбага салдылар.+ Шул яңа арбаны Абинадаб уллары Уза́ белән Әхә́й алып барды.

      4 Алар Аллаһының килешүе сандыгын калкулыкта урнашкан Абинадаб йортыннан алып, юлга чыкты; Әхәй килешү сандыгы алдыннан барды. 5 Ә Давыт һәм бөтен Исраи́л йорты, артыш агачыннан ясалган төрле уен коралларында, арфа һәм бүтән төрле кыллы уен коралларында уйнап,+ шалтыравыклар,+ систрлар* һәм кимваллар+ кагып, Йәһвә алдында бәйрәм итеп барды. 6 Ләкин Наху́н ындырына җитәрәк үгезләр арбаны чак кына аудармый калды, һәм Уза, Аллаһының килешүе сандыгы авып төшмәсен дип, кулын сузып, аны тотып калды.+ 7 Шунда Йәһвәнең Узага ачуы кабынды, һәм Аллаһы мондый башбаштаклык өчен+ аны һәлак итте.+ Шулай итеп Уза Аллаһының килешүе сандыгы янында үлде. 8 Әмма, Йәһвә Узага ярсыганга күрә, Давытның ачуы чыкты.* Шуңа күрә шул җир әле дә Фәре́с-уза́* дип атала.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу