-
2 Ишмуил 24:18–23Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
18 Шул ук көнне Гәд, Давыт янына килеп, аңа: «Бар, йәвүсле Әруна́х ындырында Йәһвәгә мәзбәх* кор»+,— диде. 19 Шунда Давыт, Гәд әйткәнчә, Йәһвәнең әмере буенча эш итте. 20 Әрунах, патшаның үз хезмәтчеләре белән үзенә таба килүен күргәч, шунда ук чыкты да, патша алдында җиргә кадәр иелде. 21 Әрунах аңардан: «Ник хуҗам патша үз хезмәтчесе янына килергә булды?» — дип сорады. «Синең ындырыңны сатып алып, шунда Йәһвәгә мәзбәх корасым килә,— диде аңа Давыт.— Шулчак халкым башына төшкән бәла туктаячак».+ 22 Әмма Әрунах Давытка: «Хуҗам патша ындырымны бушлай алсын һәм үзе яхшы дип тапканны корбан итеп китерсен,— диде.— Менә сиңа корбанлыкка үгезләр, утынлыкка ашлык сугу чаналары белән җигү җиһазлары. 23 Боларның барысын, патшам, сиңа бирәм». Шунда Әрунах патшага: «Аллаһың Йәһвә сиңа үз илтифатын күрсәтсен»,— диде.
-