-
1 Елъязма 29:2–4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 Мин бар көчемне салып, Аллаһы йортына алтын әйберләр ясау өчен — алтын, көмеш әйберләр ясау өчен — көмеш, бакыр әйберләр ясау өчен — бакыр, тимер әйберләр ясау өчен — тимер,+ агач әйберләр ясау өчен — агач,+ оникс ташлары, измә белән ябыштырыла торган махсус ташлар, төрле төстәге чуерташлар, төрле-төрле асылташлар һәм бик күп алебастр ташлары әзерләп куйдым. 3 Алай гына да түгел, изге йорт өчен әзерләнгән бар нәрсәләргә өстәп, Аллаһымның йортын яратканга,+ мин Ходаемның гыйбадәтханәсенә үземнең+ алтынымны, көмешемне дә бирәм: 4 бүлмәләрнең стеналарын каплау өчен 3 000 талант* Офи́р алтыны,+ 7 000 талант сафландырылган көмеш;
-