Левилеләр 26:16 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 16 мин сезгә менә нәрсә эшләрмен: сезне бәла-каза, туберкулез һәм бизгәк белән җәзалармын, шулчак сезнең күзләрегез начарланыр һәм тормышыгыз* сүнәр. Сез орлыгыгызны заяга гына чәчәрсез, чөнки аны дошманнарыгыз ашар.+ Канун 28:15 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 15 Ләкин син Аллаһың Йәһвәне тыңламасаң һәм аның мин сиңа үтәргә кушкан бар әмерләрен вә кагыйдәләрен җентекләп үтәмәсәң, сиңа мондый ләгънәтләр төшәр:+ Канун 30:17, 18 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 17 Ләкин йөрәгең аңардан читләшсә+ һәм син аны тыңламасаң, юлдан язып, башка илаһларга сәҗдә кылсаң һәм аларга хезмәт итсәң,+ 18 мин сезгә бүген әйтәм: сез, һичшиксез, юкка чыгарсыз.+ Сез Үрдүнне кичеп биләп алырга барган җирдә озак яшәмәссез. Даниял 9:11 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 11 Бөтен исраиллеләр синең Кануныңны бозды һәм, сүзеңә колак салмыйча, читкә тайпылды. Нәтиҗәдә, хезмәтчең Мусаның Канунында әйтелгән антлы ләгънәтләр безнең башыбызга төште,+ чөнки без сиңа каршы гөнаһ кылдык.
16 мин сезгә менә нәрсә эшләрмен: сезне бәла-каза, туберкулез һәм бизгәк белән җәзалармын, шулчак сезнең күзләрегез начарланыр һәм тормышыгыз* сүнәр. Сез орлыгыгызны заяга гына чәчәрсез, чөнки аны дошманнарыгыз ашар.+
15 Ләкин син Аллаһың Йәһвәне тыңламасаң һәм аның мин сиңа үтәргә кушкан бар әмерләрен вә кагыйдәләрен җентекләп үтәмәсәң, сиңа мондый ләгънәтләр төшәр:+
17 Ләкин йөрәгең аңардан читләшсә+ һәм син аны тыңламасаң, юлдан язып, башка илаһларга сәҗдә кылсаң һәм аларга хезмәт итсәң,+ 18 мин сезгә бүген әйтәм: сез, һичшиксез, юкка чыгарсыз.+ Сез Үрдүнне кичеп биләп алырга барган җирдә озак яшәмәссез.
11 Бөтен исраиллеләр синең Кануныңны бозды һәм, сүзеңә колак салмыйча, читкә тайпылды. Нәтиҗәдә, хезмәтчең Мусаның Канунында әйтелгән антлы ләгънәтләр безнең башыбызга төште,+ чөнки без сиңа каршы гөнаһ кылдык.