-
Чыгыш 12:3–11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
3 Бөтен Исраи́л җәмгыятенә әйт: „Бу айның унынчы көнендә һәркем үз гаиләсе* өчен бер бәрән+ сайлап алсын, һәр йортка бер бәрән булсын. 4 Әгәр йортта яшәүчеләр бик аз булса һәм бер бәрәнне ашап бетерә алмаса, алар* аны үз өйләрендә якындагы күршеләре белән җан башына карап үзара бүлешсен. Бәрәнне аны ашаячак кеше санына карап бүлсеннәр. 5 Бәрән кимчелексез,+ бер яшьлек ата хайван булырга тиеш. Ул сарык я кәҗә бәрәне булырга мөмкин. 6 Аны шушы айның 14 нче көненә кадәр асрап тотыгыз,+ һәм Исраил җәмгыятенең һәр гаиләсе аны кичке эңгер-меңгер вакытта* чалсын.+ 7 Аның бераз канын алып, бәрән ашалачак йортның ишек яңакларына һәм ишек башына сипсеннәр.+
8 Итне шул ук төнне ашарга кирәк.+ Бәрәнне утта кыздырып, төче икмәк+ һәм ачы үләннәр белән ашасыннар.+ 9 Аны чи килеш яки суда пешереп ашамагыз, ә башы, аяклары һәм эчке әгъзалары белән бергә утта кыздырыгыз. 10 Аның бернәрсәсен дә иртәнгә кадәр калдырмагыз, ә иртәнгә кадәр калганның барысын утта яндырыгыз.+ 11 Аны билегезне буып, аякларыгызга сандал киеп һәм кулыгызга юл таягы тоткан килеш ашагыз, аны тиз ашарга кирәк. Бу — Йәһвәгә багышланган Паса́х* бәйрәме.
-