-
Ирмия 21:1, 2Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
21 Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде, чөнки Сидкыя́+ патша Малкыя́ улы Фәшхурны+ һәм Маасия́ улы Сафуния́+ руханины Ирмия́ янына мондый үтенеч белән җибәргән иде: 2 «Зинһар, Йәһвәдән безнең турында сорачы, чөнки Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р безгә каршы сугыш алып бара.+ Бәлки, Йәһвә безнең хакка үзенең гаҗәеп эшләренең берсен кылыр, һәм шул патша безне калдырып китәр».+
-
-
Ирмия 38:14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Сидкыя патша Ирмия пәйгамбәрне чакыртты да аңа Йәһвә йортындагы өченче керү урынына килергә кушты. Патша Ирмиягә болай диде: «Минем синнән бер нәрсә сорыйсым килә. Миннән берни дә яшермә».
-
-
Ирмия 38:24Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 Сидкыя Ирмиягә болай диде: «Болар турында беркем дә белмәсен. Ул чакта син үлмәссең.
-