-
2 Патшалар 11:5–8Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
5 Ул аларга боерык бирде: «Сез менә нәрсә эшләргә тиеш: өч төркемгә бүленеп, бер төркемегез Шимбә көнне кизү торачак һәм патша сараена күз-колак булачак,+ 6 икенче төркемегез Нигез капкасы янында булачак, ә өченче төркемегез капка янында сарай сакчылары артында торачак. Йортны чиратлашып саклагыз. 7 Шимбә көнне кизүне тәмамлаган ике төркемегез, патшаны саклап, Йәһвә йортына күз-колак булырга тиеш. 8 Патшаны һәрьяклап уратып алыгыз, һәркемнең кулында сугыш коралы булсын. Сафларыгыз аша үтәргә тырышкан һәркемне үтерегез. Патша кая гына барса да, аның янында булыгыз».
-
-
1 Елъязма 9:22–25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
22 Керү урыны янына капка сакчылары итеп сайланганнар — барлыгы 212 кеше иде. Алар үзләренең шәҗәрәләре буенча+ үз җирләрендә яши башлады. Давыт һәм әүлия*+ Ишмуи́л аларны, ышанычка лаек булганнары өчен, җаваплы урыннарга билгеләде. 23 Аларга һәм аларның улларына Йәһвә йортының капкаларын — изге чатырны* саклау хезмәте тапшырылды.+ 24 Капка сакчылары дүрт якта: көнчыгышта, көнбатышта, төньякта һәм көньякта тора иде.+ 25 Вакыт-вакыт аларның кан кардәшләре үз җирләреннән җиде көнгә алар янына хезмәтләрендә ярдәм итәргә дип килеп китә иде.
-