-
2 Патшалар 24:12, 13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
12 Яһүд патшасы Йәһуәкин үзенең әнисе, шулай ук хезмәтчеләре, югары дәрәҗәдәге түрәләре* һәм сарай хезмәтчеләре белән чыгып,+ Бабыл патшасының кулына бирелде.+ Һәм Бабыл патшасы аны үзенең идарә итүенең 8 нче елында әсир итте.+ 13 Аннары ул Йәһвә йортындагы бөтен хәзинәләрне һәм патша йортындагы хәзинәләрне алып чыкты.+ Ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсендәге Исраи́л патшасы Сөләйман ясаган бөтен алтын әйберләрне+ кисәкләргә кисеп ташлады, һәм бу нәкъ менә Йәһвә алдан әйткәнчә булды.
-
-
2 Патшалар 25:13–15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Калдайлылар Йәһвә йортының бакыр баганаларын,+ Йәһвә йортындагы арбаларны+ һәм «бакыр диңгезне»+ ваттылар һәм бакырны Бабылга алып киттеләр.+ 14 Алар шулай ук гыйбадәтханәдәге көл савытларын, соскыларны, филтә кискечләрен, касәләрне һәм бар бакыр әйберләрне алып китте. 15 Сакчылар башлыгы саф алтыннан+ һәм көмештән ясалган ут савытларын һәм табакларны да алып китте.+
-