Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 31:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Кыю һәм нык бул.+ Алардан курыкма һәм котың алынмасын,+ чөнки Аллаһың Йәһвә синең белән бара. Ул сине калдырмас һәм ташламас».+

  • Канун 31:8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Йәһвә синең алдан бара, һәм ул синең белән булыр.+ Ул сине калдырмас һәм ташламас. Курыкма һәм котың очмасын».+

  • Йошуа 1:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Кыю һәм нык бул,+ чөнки бу халыкка мин ата-бабаларына бирермен дип вәгъдә иткән җирне+ мирас итеп алырга син ярдәм итәрсең.

  • Йошуа 1:9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Мин сиңа тагын бер тапкыр әйтәм: кыю һәм нык бул. Котың очмасын һәм курыкма, чөнки кая гына барсаң да, Аллаһың Йәһвә синең белән булыр».+

  • 2 Патшалар 6:16, 17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Әмма Илиша аңа: «Курыкма!+ — дип җавап бирде.— Чөнки безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк».+ 17 Аннары Илиша: «И Йәһвә, аның күзләрен аччы, ул барысын да күрсен иде»+,— дип дога кыла башлады. Йәһвә шунда ук хезмәтченең күзләрен ачты. Тегесе караса, Илиша тирәли бөтен таулар утлы сугыш арбалары+ һәм атлар белән тулган.+

  • 2 Елъязма 20:15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Яхәзии́л болай диде: «Бөтен Яһүд белән Иерусалим халкы һәм Йәһшәфәт патша, тыңлагыз! Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу гаять зур гаскәрдән курыкмагыз, котыгыз алынмасын, чөнки бу сугыш сезнеке түгел, ә Аллаһыныкы.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу