3 Ул вакытта алар янына бөек елга аръягындагы өлкә идарәчесе Тәттана́й белән Шетәрбазна́й һәм аларның тарафдарлары килеп болай дип сорады: «Сезгә бу йортны төзергә һәм бу төзелешне тәмамларга кем кушты?» 4 Аннары алар: «Төзүчеләрнең исемнәре ничек?» — дип сорады.