-
Канун 12:30, 31Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
30 алар синең алдыңнан юк ителгәннән соң, сак бул: тозакка эләкмә. „Бу халыклар үз илаһларына ничек хезмәт иткән? Мин дә шулай ук эшләрмен“,— диеп, аларның илаһлары турында сорашма.+ 31 Аллаһың Йәһвәгә алай гыйбадәт кылма, чөнки алар үз илаһларына Йәһвә нәфрәт иткән һәр җирәнгеч нәрсәне эшли, алар хәтта үз улларын һәм кызларын үз илаһларына корбан итеп утта яндыра.+
-
-
Канун 18:9–11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Аллаһың Йәһвә бирәчәк җиргә кергәч, андагы халыкларның җирәнгеч эшләренә өйрәнмә.+ 10 Синең араңда үз улын я кызын утта яндыручы,*+ күрәзәчелек итүче,+ сихерчелек кылучы,+ фал ачучы,+ 11 башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга+ я багучыга+ баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче+ булмасын.
-