-
Езра 4:14, 15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Без патша сараеннан тоз ашаганга,* патшаның мәнфәгатьләренә зыян китерелүен күреп тә дәшми калу дөрес булмас дип саныйбыз. Шуңа күрә, бу хәлне патшага җиткерергә теләп, хат җибәрәбез. 15 Моны без ата-бабаларыгызның язмалар китабы+ буенча тикшерү үткәрелсен өчен эшләдек. Язмалар китабыннан сез шуны күрерсез һәм белерсез: бу шәһәр фетнәчел, патшалар белән өлкәләргә зыян китерә, һәм анда борынгы заманнардан чуалыш күтәрүче кешеләр яши. Шуңа күрә ул шәһәр җимерелгән булган да.+
-