4 Аннары без аның бөтен шәһәрләрен басып алдык. Без яулап алмаган бер шәһәр дә калмады. Без 60 шәһәрне, бөтен Әргү́б өлкәсен, Башандагы Ог патшалыгын басып алдык.+ 5 Бөтен бу шәһәрләр биек диварлар, капкалар һәм бикләр белән ныгытылган иде. Без шулай ук күп кенә авылларны да яулап алдык.