-
Никами 10:38, 39Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
38 Ле́вилеләр уннан бер өлешне җыйганда, рухани, ягъни Һарун улы, алар белән булырга тиеш. Ле́вилеләр уннан бер өлешнең уннан бер өлешен Аллаһы йортына,+ амбардагы бүлмәләргә* салырга тиеш. 39 Исраиллеләр һәм ле́вилеләрнең уллары иганә итеп бирелгән ашлык, яңа шәраб һәм майны+ келәтләргә* кертергә тиеш.+ Анда изге урынның кирәк-ярак әйберләре саклана, шулай ук руханилар, капка сакчылары һәм җырчылар хезмәт итә. Без Аллаһы йортын игътибарсыз калдырмаячакбыз.+
-