-
Әсфирә 3:8–11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Шунда Һәмән Ахашверош патшага болай диде: «Синең патшалыгыңда бөтен өлкәләр буенча+ чәчелгән һәм сибелгән бер халык бар.+ Аның законнары бөтен башка халыкларныкыннан аерылып тора, бу халык кешеләре патша законын үтәми. Патшага моны болай гына калдырырга ярамый. 9 Әгәр патша дөрес дип тапса, аларны кырып бетерү турында әмер язылсын. Мин исә түрәләргә, патша хәзинәсенә салу өчен, 10 000 көмеш талант* түләрмен».*
10 Шунда патша үзенең мөһерле балдагын+ кулыннан салды да яһүдләрне нәфрәт иткән агаклы+ Һәмәдат улы Һәмәнгә+ бирде. 11 Патша аңа: «Көмешне дә, халыкны да сиңа бирәм. Алар белән ни теләсәң, шуны эшлә»,— диде.
-