13 Син бит бөерләремне барлыкка китердең,
Әнием карынында мине һәрьяклап пәрдә белән аерып алдың.+
14 Сине мактыйм мин, чөнки шундый гаҗәеп яратылуым тирән хөрмәт уята.+
Синең эшләрең гаҗәеп,+
Һәм мин моны бик яхшы беләм.
15 Мин яшерен рәвештә яратылганда,
Җир куенында тукып ясалганда,
Сөякләрем синнән яшерен булмаган.+
16 Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән;
Әле бер өлешем дә булмаганда,
Аларның үсеше турында инде
Барысы да китабыңда язылган булган.