10 Зыянлы кагыйдәләрне гамәлгә керткән,+
Мәрхәмәтсез күрсәтмәләрне туктаусыз әзерләп торган кешеләргә кайгы!
2 Алар моны ярлыларның законлы таләпләрен кире кагар өчен,
Халкымдагы мескеннәрне гадел хөкемнән мәхрүм итәр өчен эшли.+
Шулай итеп алар тол хатыннарның милкен үзләштерә,
Атасыз балаларны талый!+
3 Хөкем көнендә,+
Ерактан һәлакәт килгәндә сез нәрсә эшләрсез?+
Ярдәм сорап кем янына йөгерерсез,+
Байлыгыгызны кайда калдырырсыз?