2 Ишмуил 12:13 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 13 Шунда Давыт Натанга: «Йәһвә алдында гөнаһ кылдым мин»+,— диде. Натан аңа: «Йәһвә синең гөнаһыңны кичерә.*+ Син үлмәячәксең+,— диде.— Зәбур 32:5 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 5 Ахыр чиктә, мин сиңа үз гөнаһымны ачып салдым,Гаебемне яшермәдем.+ Мин: «Җинаятьләремне Йәһвәгә ачармын»+,— дидем. Шунда син гаебемне һәм гөнаһларымны кичердең.+ (Села) Гыйбрәтле сүзләр 28:13 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 13 Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас,+Әмма гөнаһларын танып, аларны калдырган кешегә шәфкать күрсәтелер.+ Лүк 15:21 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 21 Шунда улы: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым.+ Улың дип аталырга лаек та түгелмен“,— дигән. 1 Яхъя 1:9 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 9 Ә гөнаһларыбызны таныйбыз икән, Аллаһы безне кичерәчәк һәм бар явызлыктан арындырачак,+ чөнки ул тугры һәм гадел.
13 Шунда Давыт Натанга: «Йәһвә алдында гөнаһ кылдым мин»+,— диде. Натан аңа: «Йәһвә синең гөнаһыңны кичерә.*+ Син үлмәячәксең+,— диде.—
5 Ахыр чиктә, мин сиңа үз гөнаһымны ачып салдым,Гаебемне яшермәдем.+ Мин: «Җинаятьләремне Йәһвәгә ачармын»+,— дидем. Шунда син гаебемне һәм гөнаһларымны кичердең.+ (Села)
13 Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас,+Әмма гөнаһларын танып, аларны калдырган кешегә шәфкать күрсәтелер.+
21 Шунда улы: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым.+ Улың дип аталырга лаек та түгелмен“,— дигән.
9 Ә гөнаһларыбызны таныйбыз икән, Аллаһы безне кичерәчәк һәм бар явызлыктан арындырачак,+ чөнки ул тугры һәм гадел.