Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яратылыш 4:9, 10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Соңыннан Йәһвә Кабилдән: «Энең Һабил кайда?» — дип сорады. Тегесе: «Белмим, әллә мин энемнең сакчысымы?» — дип җавап кайтарды. 10 Моңа Аллаһы болай диде: «Син нәрсә эшләдең? Ишетәсеңме, кардәшеңнең каны миңа җирдән ялвара.+

  • Яратылыш 9:5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 Өстәвенә, коелган каныгыз* өчен мин хисап бирүне таләп итәчәкмен. Кешене хайван үтерсә, ул үләргә тиеш булыр. Үз кардәшен үтергән һәр адәм дә җавапка тартылыр.+

  • Канун 32:43
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 43 Милләтләр, аның халкы белән бергә куаныгыз,+

      Чөнки ул хезмәтчеләренең каны өчен үч алыр,+

      Дошманнарыннан үч кайтарыр+

      Һәм үз халкының җирен йолып алыр».*

  • 2 Патшалар 9:24
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Яхый, кулына җәясен алып, Яһурамның аркасына атты. Ук аның йөрәген тишеп үтте, һәм ул үз арбасына ауды.

  • 2 Патшалар 9:26
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 26 „Кичә мин Набутәйне һәм аның улларын үтергәннәрен+ күрдем“,— ди Йәһвә. „Шуңа күрә мин аларның каны өчен синнән менә шушы җирдә үч алырмын“+,— ди Йәһвә“. Шунлыктан, Йәһвәнең сүзе буенча, аны ал да шушы җиргә ташла».+

  • 2 Патшалар 24:3, 4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Һичшиксез, бу хәл Яһүд белән Йәһвәнең боерыгы буенча булды, чөнки Аллаһы аны Манашшеның кылган бөтен гөнаһлары аркасында+ 4 һәм шулай ук аның Иерусалимны гаепсез кеше каны белән тутырып,+ гаепсез кеше канын койганы аркасында үз хозурыннан юк итәргә карар итте.+ Йәһвә аны кичерергә теләмәде.+

  • Лүк 11:49–51
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 49 Шуңа күрә Аллаһының зирәклеге болай дигән: „Мин аларга пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр җибәрәчәкмен, аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр. 50 Шунлыктан бу буын кешеләре барлык пәйгамбәрләрнең дөнья яратылганнан бирле түгелгән каны өчен җавапка тартылачак,+ 51 Һабил каныннан башлап,+ корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтерелгән Зәкәриянең канына кадәр — барысы өчен җавапка тартылачак“.+ Әйе, сезгә шуны әйтәм: бу буын кешеләре җавапка тартылачак.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу