Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 6:10–12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Аллаһың Йәһвә сине ата-бабаларың Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка токымнарына бирергә ант иткән җиргә китерер+ һәм сиңа үзең төземәгән бөек һәм матур шәһәрләр,+ 11 үзең эшләп тапмаган төрле яхшы нәрсәләр белән тулы йортлар, үзең уеп ясамаган су чокырлары, үзең утыртмаган йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары булган җир бирер. Һәм син анда ашап туенгач,+ 12 сак бул, үзеңне Мисыр җиреннән — коллык йортыннан алып чыккан Йәһвәне онытма.+

  • Әюп 31:24
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Алтынга таянган булсам

      Я саф алтынга: „Син минем ышанычым!“ — дигән булсам,+

  • Әюп 31:28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Бу хакимнәр җәзасына лаек җинаять булыр иде,

      Мин Аллаһыны кире каккан булыр идем.

  • Гыйбрәтле сүзләр 11:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Ярсу көнендә мал-мөлкәтнең* файдасы булмас,+

      Тәкъвалык исә үлемнән коткарыр.+

  • Гыйбрәтле сүзләр 11:28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Байлыгына таянучы егылыр,+

      Ә тәкъвалар яшел яфраклар кебек гөрләп үсәр.+

  • Гыйбрәтле сүзләр 23:4, 5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Байлыкка омтылып, үз-үзеңне бетермә,+

      Җитәр, төшенүчән икәнеңне күрсәт.*

      5 Аңа күз салырга өлгермәссең, ул инде юк булыр,+

      Чөнки канатлар булдырып, бөркеттәй очып китәр.+

  • Маттай 6:19
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 19 Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз.+ Анда аны көя ашый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга.

  • Маттай 6:24
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр,+ я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз.+

  • Марк 8:36
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 36 Чыннан да, кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда?+

  • Лүк 12:15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Шуннан соң ул барысына болай диде: «Сак булыгыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз,+ чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел».+

  • 1 Тимутигә 6:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Бу дөнья төзелешендә* бай яшәүче кешеләргә әйт: масаеп йөрмәсеннәр, ышанычсыз байлыкка түгел,+ ә безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар,+

  • 1 Яхъя 2:16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Чөнки дөньядагы бар нәрсә — тән теләкләре,+ күзләр нәфесе,+ байлык белән мактану — күктәге Атабыздан түгел, ә дөньядан.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу