-
Йошуа 9:18–20Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
18 Ләкин исраиллеләр аларга һөҗүм итмәде, чөнки җәмгыять башлыклары аларга Исраил Аллаһысы Йәһвә белән ант иткән иде.+ Шунда бөтен җәмгыять башлыклардан зарлана башлады. 19 Бөтен башлыклар исә җәмгыятькә болай диде: «Без, Исраил Аллаһысы Йәһвә белән ант иткәнгә, аларга зыян китерә алмыйбыз. 20 Менә нәрсә эшләрбез: аларга биргән ант аркасында безгә Аллаһы ярсуы кабынмасын өчен, без аларны исән калдырырбыз».+
-
-
Хакимнәр 11:34, 35Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
34 Ахыр чиктә Ифтах үз өенә Миспәгә+ кайтты һәм ни күрсен, үзен каршы алырга, шалтыравык кагып, бии-бии, кызы чыгып килә! Ул аның бердәнбер баласы иде. Аннан тыш аның улы да, кызы да юк иде. 35 Ул, аны күргәч, киемнәрен ертып, болай диде: «И кызым! Син минем йөрәгемне җәрәхәтләдең, чөнки мин сине куып чыгарыласы кеше иттем. Мин бит Йәһвәгә вәгъдә бирдем һәм аны боза алмыйм».+
-