-
Яратылыш 22:15–18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Йәһвәнең фәрештәсе кабат күктән Ибраһимга дәшеп, 16 болай диде: «„Син моны эшләгәнгә һәм үзеңнең бердәнбер улыңны кызганмаганга+,— дип әйтә Йәһвә,— мин үзем белән ант итәм:+ 17 мин сине фатихалаячакмын, токымыңны* күкләрдәге йолдызлар һәм диңгез буендагы ком бөртекләре кебек ишәйтәчәкмен.+ Синең токымың* үз дошманнарының шәһәрләрен* яулап алачак.+ 18 Минем сүземне тыңлаганың өчен, җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың*+ аша фатиха алачак“».+
-