4 Ул аларга: «Минем яныма килегезче»,— дип әйткәч, алар якынрак килде.
Аннары ул болай диде: «Мин бит сезнең энегез Йосыф. Сез мине Мисырга саткан идегез.+ 5 Әмма мине монда сатканга күңелегез кырылмасын, һәм бер-берегезне гаепләмәгез. Аллаһы мине гомерегезне коткарыр өчен сезнең алдан җибәрде.+