-
Яратылыш 41:39–41Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
39 Аннары ул Йосыфка болай диде: «Аллаһы сиңа моның барысын ачкан икән, синең кебек зирәк һәм акыллы кеше юктыр. 40 Бөтен йортымны сиңа тапшырам. Халкымдагы барлык кешеләр һәрбер сүзеңне үтәп торачак.+ Мин генә, тәхеттә утырганга, синнән бөегрәк булачакмын». 41 Шуннан соң фиргавен Йосыфка: «Менә, мин сине бөтен Мисыр җирендә идарәче итеп билгелим»,— дип әйтте.+
-
-
Яратылыш 41:48Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
48 7 ел эчендә Йосыф Мисыр җирендә ризык җыйды. Җыелган бөтен азыкны ул шәһәрләрдә туплады. Һәр шәһәр тирәсендәге басулардан җыелганны ул шул шәһәрдә саклый иде.
-