-
Йәзәкил 34:13, 14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Мин аларны халыклардан чыгарырмын, төрле илләрдән бергә җыярмын, аларны үз җирләренә китерермен. Аларны Исраил тауларында,+ агымнар янында һәм шушы җирнең бар яшәү урыннары янында көтәрмен. 14 Мин аларны яхшы көтүлектә көтәрмен. Алар утлап йөргән җир Исраилнең биек тауларында булыр.+ Алар яхшы утлавыкларда ятар+ һәм Исраил тауларындагы иң яхшы көтүлекләрдә тукланыр“.
-