-
Йошуа 7:24, 25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 Йошуа һәм бөтен Исраил Зирәх улы Аханны,+ көмеш, кыйммәтле кием, алтынны,+ аның улларын, кызларын, үгезләрен, ишәкләрен, көтүен, чатырын һәм аныкы булган бар нәрсәне алып, Ахо́р үзәненә+ китерде. 25 Йошуа: «Нигә син безгә бәла-каза* китердең?+ Бүген Йәһвә сиңа бәла-каза китерер»,— диде. Шунда бөтен Исраил аны ташлар атып үтерде.+ Аннан соң аларны яндырдылар.+ Шулай итеп, аларның барысын ташлар атып үтерделәр.
-
-
Әсфирә 9:24, 25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 Чөнки бөтен яһүдләрнең дошманы агаклы+ Һәмәдат улы Һәмә́н,+ яһүдләрне юк итәргә ният корып,+ алар арасында шау-шу күтәрер өчен һәм аларны кырып бетерер өчен, пур,+ ягъни жирәбә салган иде. 25 Ләкин Әсфирә патша янына килгәч, патша: «Һәмәннең яһүдләргә каршы корган явыз нияте+ үз башына төшсен»,— дигән язма боерык чыгарды.+ Шунда аны да, улларын да баганага асып куйдылар.+
-