Яратылыш 11:6, 7 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 6 Аннан соң Йәһвә болай диде: «Менә, болар бер телдә+ сөйләшүче бер халык кешеләре, һәм әнә нәрсә эшли башладылар. Уй-ниятләре нинди генә булмасын, алар барысына да ирешә алыр. 7 Әйдә,+ бер-берсен аңламасыннар өчен, аларның телләрен буташтырыйк». Яратылыш 50:19, 20 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 19 Шунда Йосыф аларга болай диде: «Курыкмагыз. Мин Аллаһы түгел бит. 20 Миңа явызлык кылырга теләгән булсагыз да,+ бүген күреп торабыз, Ходай моны яхшыга борып, күп кешене коткарып калды.+ Гыйбрәтле сүзләр 21:30 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 30 Йәһвәгә каршы куярлык зирәклек тә, үткен акыл да, киңәш тә юк.+ Даниял 4:35 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 35 Җир йөзендә яшәүчеләр Аллаһы алдында берни дә түгел. Ул күк гаскәре һәм җир йөзендә яшәүчеләр белән үз ихтыяры буенча эш итә. Берәү дә аңа каршы төшә+ я: „Син нәрсә эшлисең?“+ — дип әйтә алмый. Рәсүлләр 5:38, 39 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 38 Шуңа күрә шуны әйтәм: тимәгез бу кешеләргә, калдырыгыз сез аларны, чөнки бу ният яки эш кешеләрнеке булса, ул җимереләчәк, 39 ә инде Аллаһыныкы булса, сез аны җимерә алмаячаксыз.+ Аллаһының үзенә каршы көрәшүчеләр була күрмәгез».+
6 Аннан соң Йәһвә болай диде: «Менә, болар бер телдә+ сөйләшүче бер халык кешеләре, һәм әнә нәрсә эшли башладылар. Уй-ниятләре нинди генә булмасын, алар барысына да ирешә алыр. 7 Әйдә,+ бер-берсен аңламасыннар өчен, аларның телләрен буташтырыйк».
19 Шунда Йосыф аларга болай диде: «Курыкмагыз. Мин Аллаһы түгел бит. 20 Миңа явызлык кылырга теләгән булсагыз да,+ бүген күреп торабыз, Ходай моны яхшыга борып, күп кешене коткарып калды.+
35 Җир йөзендә яшәүчеләр Аллаһы алдында берни дә түгел. Ул күк гаскәре һәм җир йөзендә яшәүчеләр белән үз ихтыяры буенча эш итә. Берәү дә аңа каршы төшә+ я: „Син нәрсә эшлисең?“+ — дип әйтә алмый.
38 Шуңа күрә шуны әйтәм: тимәгез бу кешеләргә, калдырыгыз сез аларны, чөнки бу ният яки эш кешеләрнеке булса, ул җимереләчәк, 39 ә инде Аллаһыныкы булса, сез аны җимерә алмаячаксыз.+ Аллаһының үзенә каршы көрәшүчеләр була күрмәгез».+