-
2 Ишмуил 20:9, 10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Йоһа́б Амасадан: «Кардәшем, барысы да әйбәтме?» — дип сорады. Аннары ул, Амасаны үбәргә теләгәндәй, уң кулы белән аның сакалыннан тотты. 10 Амаса исә аның кулындагы кылычына игътибар итмәде. Йоһаб үз кылычы белән аның эченә китереп кадады,+ һәм тегесенең эчәкләре җиргә коелып төште. Ул аңа бер тапкыр кадады; тегесе инде үлеп барганга, аңа бүтән моны кабатларга туры килмәде. Аннары Йоһаб һәм бертуганы Абиша́й Бихри улы Шеба артыннан куа китте.
-