-
1 Патшалар 22:8Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Шулчак Исраил патшасы Аха́б Йәһшәфәткә: «Әйе, бар тагын бер пәйгамбәр. Йәһвәдән аның аша сорап була.+ Әмма җаным сөйми аны.+ Минем турында пәйгамбәрлек иткәндә, ул беркайчан да яхшыны сөйләми, начарны гына сөйли.+ Аның исеме Мика́й, Имла́й улы»,— дип җавап кайтарды. Әмма Йәһшәфәт: «Патшадан андый сүзләр чыгарга тиеш түгел»,— диде.
-
-
2 Елъязма 25:15, 16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Шунда Йәһвәнең Амазиягә бик нык ачуы чыкты. Пәйгамбәрен җибәреп, ул аңа: «Үз халкын синең кулыңнан коткара алмаган илаһларга ник табынасың?»+ — дип әйтте. 16 Пәйгамбәрнең сүзен өзеп, патша: «Без сине патша киңәшчесе иттекме әллә?+ Җитте!+ Үләсең киләме әллә?» — диде. Пәйгамбәр тынып калды, әмма: «Миңа шунысы билгеле: кылган эшең өчен һәм киңәшемә колак салмаганың өчен, Аллаһы синең гомереңне алырга булды»+,— дип өстәп куйды.
-