11 Кырда алар бер мисырлыны таптылар. Аны Давыт янына китергәч, аңа ашарга ризык, эчәргә су, 12 шулай ук тыгызлап ясалган инҗир көлчәсенең бер сыныгын һәм ике йөзем көлчәсе бирделәр. Ул ашады һәм аңа хәл керде, чөнки ул өч көн һәм өч төн ашамаган да, эчмәгән дә иде.