-
Яратылыш 46:5–7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
5 Шуннан соң Ягъкуб Бәхир-шебаны калдырып китте. Исраил уллары үз әтиләре Ягъкубны, балаларын һәм хатыннарын фиргавен җибәргән арбаларга утыртып алып бардылар. 6 Алар үзләре белән Кәнганда туплаган көтүләрен һәм мал-мөлкәтләрен алдылар. Һәм шулай итеп Ягъкуб бөтен гаиләсе белән бергә Мисырга килеп җитте. 7 Ул үзе белән улларын, кызларын, оныкларын — үзенең барлык токымнарын Мисырга алып килде.
-