19 Ул вакытта мин бар җәберләүчеләреңә каршы эш итәрмен,+
Аксакларны коткарырмын,+
Таралганны бергә җыярмын.+
Мин аларны хурлык кичергән бар илләрендә
Мактаулы, исем казанган кешеләр итәрмен.
20 Шул чакта мин сезне кире кайтарырмын,
Әйе, шунда сезне бергә җыярмын.
Күз алдыгызда халкыгызны әсирлектән кайтаргач,+
Мин сезне җир йөзендәге бар халыклар арасында исем казанган һәм мактаулы кешеләр итәрмен»+,— ди Йәһвә.