36 Аннары Гидеон Аллаһыга болай диде: «Әгәр син, үзең вәгъдә иткәнчә, минем аша Исраилне коткарасың икән,+ 37 менә, мин ындыр табагында сарык йоны җәям. Чык йонда гына булса, ә аның тирәли бөтен җир коры булса, шунда мин белермен: син минем аша, үзең вәгъдә иткәнчә, Исраилне коткарачаксың».