Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 21:42
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 42 Гайсә аларга болай диде: «Язмаларда: „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы* булып китте.+ Моны Йәһвә* башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“+,— диелгән. Әллә сезнең бу сүзләрне укыганыгыз юкмы?

  • Маттай 21:44
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 44 Һәм шул таш өстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк,+ ә таш үзе кемнең дә булса өстенә төшсә, аны сытачак».+

  • Лүк 20:17, 18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Ләкин ул аларга карап алды да болай диде: «Алайса, „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы* булып китте“+,— дигән сүзләр нәрсәне аңлата? 18 Шул таш өстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк,+ ә таш үзе кемнең дә булса өстенә төшсә, аны сытачак».

  • Римлыларга 9:31–33
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 Ә Исраил, тәкъвалык канунына омтылса да, шул канунның максатына ирешмәде. 32 Ни өчен? Чөнки алар аңа иман белән түгел, ә эшләр белән ирешеп була дип уйлады. Алар «абыну ташына» абындылар.+ 33 Шулай дип әйтелгән дә: «Менә! Мин Сионда абыну ташы+ һәм киртә булып торган кыя куям. Үз иманын аңа нигезләүче һичкем оятка калмаячак».+

  • 1 Көринтлеләргә 1:23
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 23 без исә баганага кадаклап үтерелгән Мәсих турында вәгазьлибез. Бу — яһүдләр өчен абыну ташы, ә башка халыклар өчен — акылсызлык.+

  • 1 Петер 2:7, 8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Шуңа күрә сезнең өчен ул — кыйммәтле таш, чөнки сез иман итәсез. Ә иман итмәүчеләр өчен «төзүчеләр кире каккан таш+ иң мөһим почмак ташы»,*+ 8 шулай ук «абыну ташы һәм киртә булып торган кыя» булып китте.+ Алар сүзгә буйсынмыйлар, шуңа күрә абыналар. Әйе, аларны шундый ахыр көтә.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу