Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Левилеләр 18:24
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Шушы эшләрнең берсе белән дә үзегезне нәҗесләмәгез, чөнки мин алдыгыздан куып чыгарачак халыклар үзләрен боларның барысы белән нәҗес иттеләр.+

  • Саннар 35:33, 34
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 33 Сез үзегез яшәгән җирне пычратырга тиеш түгел, чөнки кан җирне пычрата+ һәм җиргә түгелгән кан өчен аны түккән кешенең каныннан башка бернинди йолым юк.+ 34 Сез үзегез яшәгән җирне, мин яшәгән җирне нәҗесләргә тиеш түгел, чөнки мин, Йәһвә, Исраи́л халкы арасында яшим“».+

  • 2 Елъязма 33:9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Манашше Яһүдне һәм Иерусалим халкын, Йәһвә исраиллеләр алдында юк иткән халыкларга караганда да яманрак эшләр кылырга этәреп, юлдан яздыра барды.+

  • Ирмия 3:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 «Ир үз хатыны белән аерылышса һәм хатыны китеп башка ирнең хатыны булып китсә, әллә беренче ире аңа кире кайта аламы?» — ди халык.

      Әллә бу җир нәҗеслеккә кереп батмаганмы?+

      «Син күпләр белән фахишәлек кылдың.+

      Ә хәзер миңа кайта аласың дип уйлыйсыңмы?» — дип әйтә Йәһвә.

  • Ирмия 23:10, 11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Бу җир хыянәтчеләр белән тулы.+

      Каһәрләнгән булганга, җир хәсрәтләнә,+

      Чүлдәге көтүлекләр корып беткән.+

      Алар явызлык кылып йөри һәм үз хакимлекләрен дөрес кулланмый.

      11 «Пәйгамбәр дә, рухани да нәҗес* булып китте.+

      Алар хәтта минем йортымда явызлык кыла»+,— ди Йәһвә.

  • Ирмиянең елавы 4:13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Бу хәл шәһәр пәйгамбәрләренең гөнаһлары һәм руханиларының җинаятьләре аркасында булды,+

      Алар анда тәкъва кешеләрнең канын койды.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу